Хәрефләр зурлыгы: ГадиЗурБик зур

Рәсемнәр: ГадиАклы-каралыРәсемсез

Фон: АкКараСарыЗәңгәр

МДО ҺББО КО "Мөхәммәдия" ҮДО — ТР МДН

Укырга керүчеләр өчен мәгълүмат

Көндезге уку бүлегенә керүчеләргә белешмә

Көндезге уку бүлеге Ислам гыйлемен алу буенча алдагы дәрәҗәләрдән тора:

  • Сәнәвия — 3 ел
  • Галия (югары) — 5 ел

Мәдрәсәне тәмамлаганда, түбәндәге квалификация бирелә:

  • Имам-хатыйб
  • Ислам нигезләре һәм гарәп теле укытучысы
  • Гарәп теле укытучысы һәм тәрҗемәчесе

Белгечлек: Дин әһелләрен һәм мөселман дини оешмалары хезмәткәрләрен әзерләү.

Көндезге уку бүлегенә 15 яшьтән олырак булган, тулы булмаган урта белемле (9 сыйныф), һәм тулы урта белемле (11 сыйныф) хатын-кызлар һәм ир кешеләр кабул ителәләр.

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең көндезге уку бүлегенә керергә теләүчеләр иң әүвәл түбәндәге документларны тапшырырга тиешле булалар:

  • Мәдрәсә директоры исеменә гариза (үрнәк буенча)
  • Анкета (үрнәк буенча)
  • Фотосурәт 3x4 — 4 данә (хатын кызлар яулыктан)
  • Аттестат яисә диплом (оригинал)
  • Паспортның күчермәсе (1нче бит һәм язылу)
  • Медицина белешмәсе (086 формасы буенча)
  • Шәхси медицина картасы (026 формасы буенча)

Документлар 20 июньнән эш көннәрендә 9:00-15:00 кадәр кабул ителә (шимбә һәм якшәмбе — ял).

Югарыда аталган документларны тапшыргач, 1-5 августта сәгать 9:00-15:00 кадәр әңгәмә формасында имтихан уздырыла.

Анда түбәндәге белемнәр таләп ителә:

  • Татар теле — инша, мөстәкыйль эш; урыс теле — тест (БДИ нәтиҗәләре буенча)
  • Россия тарихы — тест (БДИ нәтиҗәләре буенча)
  • Ислам нигезе — әңгәмә

Имтиханнардан соң укырга керүче белән индивидуаль әңгәмә уздырыла (18 яшь тулмаганнар әти-әниләре белән яки караучылары белән килергә тиеш).

Укулар беренче сентябрьдән башлана.

  • Уку түләүле

Кичке һәм читтән торып уку бүлекләренә керүчеләргә белешмә

Кичке һәм читтән торып уку бүлекләренә урта (тулы) гомуми, урта профессиональ яки югары белемле кешеләр кабул ителәләр.

Уку вакыты — 4 ел.

Мәдрәсәне тәмамлаганда, түбәндәге квалификация бирелә:

  • Имам-хатыйб
  • Ислам нигезләре укытучысы

Белгечлек: Дин әһелләрен һәм мөселман дини оешмалары хезмәткәрләрен әзерләү.

Мәдрәсәнең кичке һәм читтән торып уку бүлегенә керергә теләүчеләр иң әүвәл түбәндәге документларны тапшырырга тиешле булалар:

  • Мәдрәсә директоры исеменә гариза (үрнәк буенча)
  • Анкета (үрнәк буенча)
  • Фотосурәт 3x4 — 2 данә (хатын кызлар яулыктан)
  • Аттестат яисә дипломның күчермәсе
  • Паспортның күчермәсе (1нче бит һәм язылу)
  • Юллама (әгәр булса)
  • Флюрография
  • Нарколог һәм психиатрдан справка (55-60 яшьтән соң кирәкми)

Документлар 20 июньнән эш көннәрендә 9:00-15:00 кадәр кабул ителә (шимбә һәм якшәмбе — ял).

Югарыда аталган документларны тапшыргач, читтән торып уку бүлегенә 6-7 августта, кичке бүлеккә 9-10 сентябрьдә сәгать 9:00-15:00 кадәр әңгәмә формасында имтихан уздырыла.

Анда Ислам дине һәм гарәп теле буенча түбәндәге белемнәр таләп ителә:

  • Мөселман кеше нәрсәләргә иман китерергә тиеш (7 нигез). Шуларны кыскача аңлатып бирергә.
  • Ислам дине нигезләрен (5 нигез) санап чыгарга һәм кыскача аңлатырга.
  • Таһәрәт алу рәвеше, аның фарызлары.
  • Намаз вакытлары, атамалары, һәр намазның ничә рәкәгатьтән торуы.
  • Намаз уку рәвешен аңлатырга (эчендәге зекерләре белән).
  • Рамазан аенда ураза тоту (кыскача аңлатырга).
  • 3әкят бирү (кыскача аңлатырга).
  • Хаҗ кылу (кыскача аңлатырга).
  • Түбәндәге сүрәләрне яттан белергә: Әл-Фатиха (Әлхәм), Ән-Нәс, Әл-Фәләкъ, Әл-Ихлас, Әл-Гаср, Әл- Кәүсәр.
  • 28 гарәп хәрефен, сүзләрне укый-яза белергә («Мөгалим сәни» китабының 4-31 битләрен укый белү таләп ителә).
  • Тәҗвид фәненең түбәндәге темаларын белергә: Тәшдид, Тәнвин; Әлиф мукаддәра, Вау мукаддәра, Йәй мукаддәра, Йәй әлифийя, Вау әлифийя, Васл; Тәнвин һәм сәкенле нүн кагыйдәләреннән: Изһар, Идгам мәгал-гуннә, Иклаб.

Имтиханны яхшы тапшыручылар 1нче курска кабул ителәләр.

Читтән торып уку бүлеге өчен 10-19 августта юнәлтү сессиясе уздырыла, ә кичке бүлектә укулар сентябрьнең 19ында башлана.

  • Уку түләүле

ӨскәБаш бит