Хәрефләр зурлыгы: ГадиЗурБик зур
Рәсемнәр: ГадиАклы-каралыРәсемсез
Фон: АкКараСарыЗәңгәр
МДО ҺББО КО "Мөхәммәдия" ҮДО — ТР МДН
БИАда Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгарифкә ярдәм фонды ярдәмендә "Мөселман дини мәгариф системасында тикшеренү компетенцияләрен формалаштыру" фәнни-методик семинар старт алды. Чарада Россиянең 10 төбәгеннән Ислам мәгариф оешмалары вәкилләре, шул исәптән "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе дә катнашты.
Программаның максаты-тикшеренү эшчәнлегенең заманча ысуллары белән танышу, тәҗрибә уртаклашу, шулай ук студентларның тикшеренү компетенцияләрен арттыру буенча гамәли адымнар турында фикер алышу.
"Хәзер безнең алда мөһим бурыч тора-бу системаның фәнни сегментын камилләштерү, белгечләр дини хезмәтләрнең нәтиҗәләрен дәлилләп, фәнни телдә бәян итә алсын өчен, бу исә мөселман элитасын сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәдә тәрбияләргә мөмкинлек бирәчәк», – дип ассызыклады Болгар ислам академиясе ректоры Фәрхат Хуснитдинов.
"Без сыйфатлы белем алу өчен кирәкле шартлар тудырырга тиеш. Хәзерге вакытта тизрәк чишелеш таләп итә торган бик күп сораулар бар. Мәсәлән, мәдрәсәләрнең күпчелегенең үз сайты да юк, ә бит мәгълүмати технологияләр үсеше – исламны, безгә мирас итеп калган теологик мирасны өйрәнүнең мөһим юнәлеше», - дип билгеләп үтте Россия Федерациясе Президентының эчке сәясәт идарәсе баш киңәшчесе, Академиянең Попечительләр советы җаваплы секретаре Абдул-Хәким Солтыгов.
"Ислам инфраструктурасы бүген мәчетләрне, хәләл өлкәне, икътисадны үз эченә ала. Шулай итеп, белгечләр әзерләү өлкәсе киңәйә, шуңа күрә бу эштә яңа агымнарны һәм тенденцияләрне исәпкә алу мөһим», – дип йомгаклады Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин.
Семинар 10 ноябрьгә кадәр дәвам итәләчәк.
Луганск Халык Республикасы Мөселманнары диния идарәсе делегациясе: мөфти - Мөхәммәт Исмәгыйль Гамбаров; ЛНР мөфтиенең дини һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтәләр буенча ярдәмчесе, Алчевск шәһәре мәчетенең имам-хатыйбы Игбал - Хаджи Акперов; Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә Тулы вәкаләтле вәкил-Олег Рафат улы Хөснуллин «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә булдылар.
Делегация өчен мәдрәсә буйлап экскурсия үткәрелде, аның барышында алар мәдрәсә инфраструктурасы белән таныштылар: компьютер һәм лекция залларына, китапханәгә керделәр.
Делегация әгъзалары мәдрәсә эшчәнлеген һәм аның укучылар белән тулылыгын югары бәяләп, укытучылар һәм шәкертләр белән аралаша алдылар.
"Луганск Республикасында 8 мәчет бар, шуларның 6сы - татар имамнары. Хутбалар шулай ук татар телендә үткәрелә", - диде ЛНР мөфтие Мөхәммәт Исмәгыйль Гамбаров яхшы һәм дини уллар тәрбияләгән әниләргә рәхмәт белдерде.
Элегрәк кунаклар шулай ук Болгар ислам академиясендә, шулай ук Болгар тарихи-археологик комплексы музейнда булдылар.
9 октябрьдә, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә безнең уку йортын тәмамлаган һәм хезмәт эшчәнлеген дәвам итүче 25 шәкертләребезгә 140-еллыгы уңаеннан мөдиребез Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм элеккеге мөдир Наил хәзрәт Яруллин аларны медальләр белән бүләкләде. Казанның "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе, “Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан мәдрәсәсе”, “Мамадыш мәдрәсәсе”, “Буа мәдрәсәсе”, “Кукмара мәдрәсәсе”, “Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсе” укытучылары бүләкләнде.
Искә төшерәбез 2023 ел Россия Президенты Владимир Путин Указы белән педагог һәм остаз елы дип игълан ителде.
Камил хәзрәт Сәмигуллин мөгәлимнәрнең хезмәтен югары бәяләп, пәйгамбәребезнең хәдисен китерде: "Кешеләргә рәхмәт әйтә белмәгән кеше Аллаһка рәхмәтле була алмый".
Кунакларны мәдрәсә эшчәнлеге белән таныштырып, бина буйлап экскурсия үткәрелде.
Нинди тема?
"Акыда карашыннан әл-ибад төшенчәсе, таухид белән ширк арасында аерма ысулы".
Спикер?
Казан ислам университетының дини дисциплиналар кафедрасы мөдире, Болгар ислам академиясенең өлкән фәнни хезмәткәре, «Мөхәммәдия " мәдрәсәсен тәмамлаучы-Шагавиев Сәид-Дамир Әдһәм Улы.
Кайчан?
5 октябрьдә 13:30 сәгатьтә
Кайда?
"Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә, 3 кат, актлар залы.
Барыгызны да көтәбез!
3 октябрьдә Өлкәннәр көне һәм Мәүлид ае хөрмәтенә "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә лаеклы ялга чыккан остазларны, укытучыларны, хезмәткәрләрне бүләкләү булды. Безнең директорыбыз Камил хәзрәт Сәмигуллин мәдрәсәнең 140 еллыгы уңаеннан медальләрне Камил хәзрәт Вәлиуллинга һәм Наилә ханым Ханафинага тапшырды. Хәзмәткәрләребезгә рәхмәт йөзеннән күчтәнәчләр дә таратылды.
Сезнең бүген тырышып эшләвегез, уңышларыгыз, әлбәттә, тырышлыгыгыз нәтиҗәсе. Бүген дә сезнең хезмәтегезне күпләргә үрнәк итеп куярлык.
18 сентябрьда сәгать 10.00-да Казанның "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә фикер алышу өчен түгәрәк өстәл утырышы узачак. Жыелыш "Мәдрәсәгә игелек кыл", яки мөселман уку йортларын финанслауның көнүзәк мәсьәләләре" дигән темага багышланачак.
Чакырылган спикерлар мөселман уку йортларын финанслауның көнүзәк проблемалары һәм алар китереп чыгарырга мөмкин булган нәтиҗәләр хакында фикер алышачак, татар-мөселман жәмгыятенең республика өммәте мәнфәгатьләреннән чыгып кадрлар әзерләүгә кызыксыну дәрәҗәсе турында сөйләр.
Барыгызны да сәгать 10:00 да көтеп калабыз!
Әссәлемү гәләйкүм кәдерле дин кәрдәшләр!
Атна буе яңалыкларда мәдрәсә шәкертләренең җиңуләрен күзәтеп бардыгыз.
Бүген ярышларының нәтиҗәсе мәглүм булды. Мәдрәсәбезнең шәкертләре гомумикоманда зачетында беренчелекне яуладылар!
Шәкертләребез тырыш һәм максатчан. Алар спорт белән дус, шундый авырлыклар алдында югалып калмауларын янә исбатладылар!
Аллага шөкер!
Игътибар! "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе кызлар футбол командасы җыя!
Мөселманнар арасында спорт белән шөгыльләнүне популярлаштыру һәм төрле ВУЗлар арасындагы ярышларда мәдрәсәбез данын яклау максатыннан Казан шәһәренең урта профессиональ дини белем бирү учреждениесе — «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыган һәм хәзерге вакытта укучы ханымнар һәм туташлардан футбол командасына керү өчен гаризалар кабул ителә! Көндезге, кичке һәм хәтта читтән торып укучы хатын-кыз шәкертләребез дә команда составына керергә хокуклы (бер генә шарт белән: атнасына 1-2 мәртәбә тренировкаларга йөрү сорала).
Моның өчен түбәндәге гугл-форманы гына тутырырга кирәк:https://goo.gl/forms/oS6NYdzsH9CBKAPD3
Ихтирам белән, "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе җитәкчелеге.
Болгар ислам академиясендә мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәренең V Халыкара форумының икенче көне узды.
Мөхәммәдия мөгаллимнәре шулай ук форумда катнаштылар.
Форум ислам уку йортларында мәгариф өлкәсенә караган проблемаларны хәл итү өчен мәйданчык булачак.
Катнашучылар урта һәм югары һөнәри мөселман мәгариф оешмалары эшчәнлеге турында фикер алышачак. Форум кысаларында иң яхшы студентларга стипендияләр тапшырылачак, шулай ук яхшы эшләүче мөгаллимнәр билгеләнәчәк.
Мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәре форумы 2012 елдан башлап һәр елны уздырыла.
Бүген “Мөхәммәдия” Казан югары мөселман мәдрәсәсендә радикализмга каршы тору буенча ачык дәрес үтте. Шәкертләргә ялган идеяләрдән сакланырга кирәклек турында лекцияләрне мөгаллимнәр укыды.
Чыгыш ясаучылар арасында – мәдрәсә директоры урынбасарлары Наил хәзрәт Яруллин, Зөлфәт хәзрәт Габдуллин, мәдрәсә мөгаллиме Мәлик хәзрәт Ибраһимов.
Ачык дәрес мәдрәсә мөгаллиме Мәлик хәзрәт Ибраһимовның кереш сүзе белән башланды.Ул студентларга ислам диненең тыныч, имин тормышка һәм рухи сыйфатларга өндәве турында әйтте.
Мәдрәсә мөдире урынбасары Наил хәзрәт Яруллин чыгышында илебездә тыелган группировкаларга тукталды һәм студентларны “алардан ерак булырга, аларның китапларын укымаска һәм аларның юлыннан бармаска” чакырды. Ул шәкертләрне ИГИЛның (Россиядә тыелган террорчылык оешмасының) ислам диненә катнашы булмавы турында кисәтте.
Лекциядә студентларга шулай ук үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм тышкы кыяфәткә игътибар бирү турында да искә төшерделәр.
Зөлфәт хәзрәт:
-Тышкы кыяфәт читкә этәрергә түгел, ә киресенчә сезнең белән әңгәмә алып баруга җәлеп итеп торырга тиеш.
Ачык дәрес “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең беренче курс шәкертләренә студент билетлары тапшыру белән төгәлләнде.
Өскә