Хәрефләр зурлыгы: ГадиЗурБик зур
Рәсемнәр: ГадиАклы-каралыРәсемсез
Фон: АкКараСарыЗәңгәр
МДО ҺББО КО "Мөхәммәдия" ҮДО — ТР МДН
20 июньнән без үз эшебезне башладык. Бездә бик күп юнәлешләр бар. Син үзеңә туры килгәнне табарсың дип ышанам.
Без Казан шәһәре, Габдулла Тукай урамы, 34 адресы буенча көтәбез.
Кабул итү комиссиясе дүшәмбедән җомгага кадәр 9:00дән 15:00гә кадәр.
Нинди документлар кирәклеге хакында, сез безнең рәсми сайтта "Укырга керүчеләр" бүлегендә таба аласыз.
Телефон: +7(843)293-17-06
Безнең каналга язылыгыз!
https://t.me/medresemuhammadia
Без сине көтәбез!
Татарстан Мөфтие, "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе директоры Камил хәзрәт Сәмигуллин Иран Ислам Республикасының Казандагы генераль консулы ДАвуд Миразахани исеменә Президент Сейед Ибраһим Рәиси һәм аны озатып килүче затларның вертолет һәлакәтендә фаҗигале үлемнәре сәбәпле кайгынамә юллады. Хатта Татарстан мөселманнары, Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте һәм Камил хәзрәтнең үз исеменнән болай диелә: "Иран халкының кайгысын уртаклашабыз һәм Аллаһыдан мәрхүмнәрне рәхмәтеннән калдырмавын сорыйбыз, ә аларның якыннарына шушы хәсрәтне кичерү өчен сабырлык телибез".
Кайгы уртаклашу йөзеннән Нәзарәт шулай ук Иранның Казандагы генконсуллыгы каршында чәчәкләр салу мәрасимендә дә катнашты. "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе директорының беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин генконсул Давуд Марзаханига һәм Иран халкына җылы сүзләр җиткерде.
Бүген, 6 февральдә, кояш баеганнан соң мөселманнар мөкатдәс кичне – Исра һәм Мигъраҗ төнен каршы алачак.
Исра һәм Мигръраҗ – сөекле Рәсүлебез Мөхәммәднең ﷺ Мәккәдән Кодүска сәяхәте һәм күкләргә ашуы ул. Бу вакыйга Раҗәб аеның 26сыннан 27 нче каршы төндә, Пәйгамбәр ﷺ каршына Җәбраил фәрештә килеп шундый сәфәргә чакыргач, була.
Мәккәдән Кодүстагы изге әл-Әкса мәчетенә төнге сәяхәт турында “әл-Исра” сүрәсенең 1 аятендә «Аятьләребездән кайберләрен күрсәтик дип, бер төнне (бик кыска бер вакытта Мөхәммәд колын Харам мәчетеннән алып) Без тирә-ягын бәрәкәтле иткән Әкъса мәчетенә Күчерүче (булган бөек Зат) кимчелекләрдән пакь. Һичшиксез, Ул – Ишетүче, Күрүче» дип әйтелә.
Татарстан Мөфтиенең Исра вә Миграҗ кичәсе уңаеннан тулы мөрәҗәгате: https://dumrt.ru/news/news/news_30228.html
Иртәгә, 6 февральдә Мөхәммәдиядә "Татар дини галимнәребез тарихы" дигән лекция узачак. Әлеге чараның төп максаты - хәзерге заман шәкертләренең татар халкының дини галимнәрен белү, саклау һәм онытмау.
Чараны Татарстан мөфтие урынбасары, Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин алып барачак.
Башлана 13:00 сәгатьтә актлар залында (3 нче кат).
10 нчы мартта, кояш баеганнан соң, Рамазан-шәриф ае керә. Моңа бәйле рәвештә, бүген Татарстан Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы һәм Казыйлар шурасы тарафыннан фитр сәдакасы, фидия һәм нисаб күләмен билгеләү буенча карарлар кабул ителде.
Фитр сәдакасын түләү өчен нисаб күләме – 43 000 сум (көмеш буенча), зәкят чыгару өчен нисаб күләме – 495 000 сум (алтын буенча) билгеләнде. Фитр сәдакасы арпа буенча исәпләгәндә – 150 сум, йөзем белән исәпләгәндә – 1000 сум. Моннан тыш, сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да, каза кылып, үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәр көн өчен 400 сум күләмендә фидия билгеләнде.
Рамазан уразасы 2024нче елның 11нче мартында тотыла башлый. Беренче тәравих намазы 2024нче елның 10нчы мартында ястү намазыннан соң укыла. Татарстан мәчетләрендә тәравих намазы хәнәфи мәзһәбе буенча 20 рәкәгать итеп кылына.
Быел ураза 30 көн тотыла. Уразаның соңгы көне – 9 нчы апрельдә.
Ураза бәйрәме быел 2024нче елның 10нчы апреленә туры килә. Гает намазын уздыру тәртибе турында ТР мөселманнары Диния нәзарәте өстәмә рәвештә игълан итәчәк.
БИАда Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгарифкә ярдәм фонды ярдәмендә "Мөселман дини мәгариф системасында тикшеренү компетенцияләрен формалаштыру" фәнни-методик семинар старт алды. Чарада Россиянең 10 төбәгеннән Ислам мәгариф оешмалары вәкилләре, шул исәптән "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе дә катнашты.
Программаның максаты-тикшеренү эшчәнлегенең заманча ысуллары белән танышу, тәҗрибә уртаклашу, шулай ук студентларның тикшеренү компетенцияләрен арттыру буенча гамәли адымнар турында фикер алышу.
"Хәзер безнең алда мөһим бурыч тора-бу системаның фәнни сегментын камилләштерү, белгечләр дини хезмәтләрнең нәтиҗәләрен дәлилләп, фәнни телдә бәян итә алсын өчен, бу исә мөселман элитасын сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәдә тәрбияләргә мөмкинлек бирәчәк», – дип ассызыклады Болгар ислам академиясе ректоры Фәрхат Хуснитдинов.
"Без сыйфатлы белем алу өчен кирәкле шартлар тудырырга тиеш. Хәзерге вакытта тизрәк чишелеш таләп итә торган бик күп сораулар бар. Мәсәлән, мәдрәсәләрнең күпчелегенең үз сайты да юк, ә бит мәгълүмати технологияләр үсеше – исламны, безгә мирас итеп калган теологик мирасны өйрәнүнең мөһим юнәлеше», - дип билгеләп үтте Россия Федерациясе Президентының эчке сәясәт идарәсе баш киңәшчесе, Академиянең Попечительләр советы җаваплы секретаре Абдул-Хәким Солтыгов.
"Ислам инфраструктурасы бүген мәчетләрне, хәләл өлкәне, икътисадны үз эченә ала. Шулай итеп, белгечләр әзерләү өлкәсе киңәйә, шуңа күрә бу эштә яңа агымнарны һәм тенденцияләрне исәпкә алу мөһим», – дип йомгаклады Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин.
Семинар 10 ноябрьгә кадәр дәвам итәләчәк.
Луганск Халык Республикасы Мөселманнары диния идарәсе делегациясе: мөфти - Мөхәммәт Исмәгыйль Гамбаров; ЛНР мөфтиенең дини һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтәләр буенча ярдәмчесе, Алчевск шәһәре мәчетенең имам-хатыйбы Игбал - Хаджи Акперов; Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә Тулы вәкаләтле вәкил-Олег Рафат улы Хөснуллин «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә булдылар.
Делегация өчен мәдрәсә буйлап экскурсия үткәрелде, аның барышында алар мәдрәсә инфраструктурасы белән таныштылар: компьютер һәм лекция залларына, китапханәгә керделәр.
Делегация әгъзалары мәдрәсә эшчәнлеген һәм аның укучылар белән тулылыгын югары бәяләп, укытучылар һәм шәкертләр белән аралаша алдылар.
"Луганск Республикасында 8 мәчет бар, шуларның 6сы - татар имамнары. Хутбалар шулай ук татар телендә үткәрелә", - диде ЛНР мөфтие Мөхәммәт Исмәгыйль Гамбаров яхшы һәм дини уллар тәрбияләгән әниләргә рәхмәт белдерде.
Элегрәк кунаклар шулай ук Болгар ислам академиясендә, шулай ук Болгар тарихи-археологик комплексы музейнда булдылар.
9 октябрьдә, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә безнең уку йортын тәмамлаган һәм хезмәт эшчәнлеген дәвам итүче 25 шәкертләребезгә 140-еллыгы уңаеннан мөдиребез Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм элеккеге мөдир Наил хәзрәт Яруллин аларны медальләр белән бүләкләде. Казанның "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе, “Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан мәдрәсәсе”, “Мамадыш мәдрәсәсе”, “Буа мәдрәсәсе”, “Кукмара мәдрәсәсе”, “Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсе” укытучылары бүләкләнде.
Искә төшерәбез 2023 ел Россия Президенты Владимир Путин Указы белән педагог һәм остаз елы дип игълан ителде.
Камил хәзрәт Сәмигуллин мөгәлимнәрнең хезмәтен югары бәяләп, пәйгамбәребезнең хәдисен китерде: "Кешеләргә рәхмәт әйтә белмәгән кеше Аллаһка рәхмәтле була алмый".
Кунакларны мәдрәсә эшчәнлеге белән таныштырып, бина буйлап экскурсия үткәрелде.
Нинди тема?
"Акыда карашыннан әл-ибад төшенчәсе, таухид белән ширк арасында аерма ысулы".
Спикер?
Казан ислам университетының дини дисциплиналар кафедрасы мөдире, Болгар ислам академиясенең өлкән фәнни хезмәткәре, «Мөхәммәдия " мәдрәсәсен тәмамлаучы-Шагавиев Сәид-Дамир Әдһәм Улы.
Кайчан?
5 октябрьдә 13:30 сәгатьтә
Кайда?
"Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә, 3 кат, актлар залы.
Барыгызны да көтәбез!
3 октябрьдә Өлкәннәр көне һәм Мәүлид ае хөрмәтенә "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә лаеклы ялга чыккан остазларны, укытучыларны, хезмәткәрләрне бүләкләү булды. Безнең директорыбыз Камил хәзрәт Сәмигуллин мәдрәсәнең 140 еллыгы уңаеннан медальләрне Камил хәзрәт Вәлиуллинга һәм Наилә ханым Ханафинага тапшырды. Хәзмәткәрләребезгә рәхмәт йөзеннән күчтәнәчләр дә таратылды.
Сезнең бүген тырышып эшләвегез, уңышларыгыз, әлбәттә, тырышлыгыгыз нәтиҗәсе. Бүген дә сезнең хезмәтегезне күпләргә үрнәк итеп куярлык.
Өскә